Коронавирус сәбәпле Татарстанда урман янгыннарын бетерү буенча өйрәнүләр кичектерелде
11.04.2020tatar-inform.ru
Урман һәм табигый янгыннарны бетерү буенча планлаштырылган өйрәнүләр Covid-19 инфекциясе таралу куркынычы аркасында кичектерелде. Бу хакта Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«2020 елда Covid-19 инфекциясе таралуны булдырмау максатларында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарлары нигезендә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү өчен көч һәм чаралар җәлеп итеп, табигый янгыннарны кисәтү һәм бетерү буенча семинар-киңәшмә кичектерелде. Семинар-киңәшмә 2020 елның 14 апрелендә Кызыл Йолдыз урманчылыгы территориясендә узарга тиеш иде», диелгән хәбәрдә.
Шулай ук «Иң яхшы урман янгын сүндерү 2020» VI Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының төбәк этабы санитар-эпидемиологик вазгыятьне яхшыртуга кадәр күчерелде. Ул семинар-киңәшмә белән бер үк вакытта узарга тиеш иде, дип билгеләп үтелә.