RSS канал
Пятница, 29.03.2024, 10:16
Телеграм Бугульма
Главная » 2020 » Август » 26 » Коронавируска иммунитет беренчеләрдән булып табибларда һәм укытучыларда тикшереләчәк .
Коронавируска иммунитет беренчеләрдән булып табибларда һәм укытучыларда тикшереләчәк .
Коронавируска иммунитет беренчеләрдән булып табибларда һәм укытучыларда тикшереләчәк .
Татарстанда яңа коронавирус инфекциясенә иммунитет булу-булмауга социаль хезмәткәрләрне тикшерәчәкләр. Хәзер Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы республика районнары буенча тестлар үткәрә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков сөйләде.

«Хәзер районнар, муниципаль берәмлекләр буенча тестлар санын билгелиләр. Чыннан да, хәзер сүз 50 мең кеше турында бара», — дип сөйләде спикер.

Жаворонков сүзләренчә, беренче чиратта Covid-19 инфекциясенә иммунитетка социаль өлкә хезмәткәрләрен — табибларны, укытучыларны тикшерәчәкләр. Ләкин бу өлкәдә эшләүче барлык хезмәткәрләр турында сүз дә булырга мөмкин түгел.

«Беренче этапта бу 50 мең белән без барысын да колачлый алмыйбыз», — диде министр урынбасары.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы халыкны Covid-19 инфекциясенә иммунитет булу-булмауга тикшерә башлаган иде.
Категория: Новости на татарском | Просмотров: 7905 | Добавил: news | Рейтинг: 0.0/0
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2024 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.