RSS канал
Пятница, 26.04.2024, 23:50
Телеграм Бугульма
Главная » 2019 » Декабрь » 13 » Коррупциягә “ЮК” дип әйтик!
Коррупциягә “ЮК” дип әйтик!
13.12.2019bugulma-tat.ru
Коррупциягә “ЮК” дип әйтик!
Шушы көннәрдә Казан Кремленең Вәкиллек корпусында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты идарәсе, мәктәп укучылары һәм гомуми белем бирү һәм һөнәри белем бирү оешмалары студентлары арасында оештырылган коррупциягә каршы юнәлештәге республика иҗат конкурсларында җиңүчеләрне һәм номинантларны бүләкләү тантанасы узды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 19.07.2014 № 512 карары белән расланган “2015 – 2022 елларга Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” дәүләт программасы нигезендә республикада түбәндәге конкурслар тормышка ашырыла:
Ø “Гадел яшәргә кирәк!”;
Ø “Закон сагында, коррупциягә каршы!”,
Ø “Коррупциягә “ЮК” дип әйтик!”;
Ø “Илемнең киләчәге - минем кулларда” Коррупциягә каршы юнәлешле иншалар конкурсы
Конкурста җиңүчеләр арасында Татарстан мәктәпләре, гимназияләре укучылары һәм республика көллиятләре студентлары бар.
Быел туган телләрдә белем алучы укучылар арасында “Коррупциягә “ЮК” дип әйтик” дип исемләнгән эссе конкурсы үткәрелде. Анда татар, мари, чуаш, удмурт, мордва, украин, грузин һәм вьетнам телләрендә 117 эш тәкъдим ителде. Бәйгедә туган телендә белем алучы 8нче мәктәпнең 8нче сыйныф укучысы Никита Петров җиңүче булды. Җитәкчесе 8нче мәктәпнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Раиса Михайловна Иванова.
Җиңүчеләргә бүләкләрне:
- Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Җәмил улы Камалтынов;
- Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Ренат Зәки улы Тимерҗанов;
- Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Любисовна Удачина;
- Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Дамир Илдус улы Фәттахов;
- Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Илдус улы Заһидуллин;
- Татарстан Республикасы Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Александр Анатольевич Чубаров;
- Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары - Алсу Мөниб кызы Әсәдуллина;
- Татарстан Республикасы прокуратурасының коррупциягә каршы көрәш турындагы законнар үтәлешенә күзәтчелек бүлеге прокуроры Марат Марс улы Шәехов тапшырды.
Чара гадәттәгечә 9 декабрьгә туры китерелгән иде, ул БМО Генераль Ассамблеясы тарафыннан Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне дип игълан ителгән.
Ольга ГАФИЯТУЛЛИНА,
Бөгелмә муниципаль районы башлыгы ярдәмчесе
Автор фотосы
Категория: Новости на татарском | Просмотров: 841 | Добавил: news | Рейтинг: 0.0/0
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2024 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.