RSS канал
Суббота, 28.11.2020, 14:27
Главная » 2020 » Октябрь » 31 » Кукмара полицейскийларына һөҗүм иткән яшүсмернең үги атасын тоткарлаганнар.
Кукмара полицейскийларына һөҗүм иткән яшүсмернең үги атасын тоткарлаганнар.
Кукмара полицейскийларына һөҗүм иткән яшүсмернең үги атасын тоткарлаганнар.
Кукмарада полицейскийларга пычак белән һөҗүм иткән яшүсмернең үги атасын тоткарлаганнар. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына үз чыганагы хәбәр итте.

Кукмарада 16 яшьлек егет полиция бүлеген ягарга омтылган һәм полицейскийны пычак белән яралаган. Бу хәлдән соң яшүсмернең үги атасы Марат Җамалиевны тоткарлаганнар. Чыганак мәгълүматлары буенча, элек Җамалиев белән гаүүткәргечен шартлату эше буенча хөкем ителгән бер ир-ат та тоткарланган, соңгы вакытта ул аның кафесында эшләгән.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, кичә төнге уникедән соң Кукмарада яшәүче 16 яшьлек яшүсмер янучан сыеклык салынган ике шешәне Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы бүлеге территориясенә ыргыта һәм качып китә. Полиция хезмәткәрләре аны куып тота, ул каршылык күрсәтә һәм полиция хезмәткәрен пычак белән яралый. Кукмара кешесен атып үтерәләр.

Ике маддә буенча җинаять эше кузгатылган. Татарстан Преәзиденты һәм республика прокуроры бу хәлне тикшеренүне шәхси котроленә алган.

Соңрак ачыкланганча, полиция хезмәтәрләренә һөҗүм итүченең үги атасы элек газүткәргечне шартлаткан өчен төрмәдә утырып чыккан.
Категория: Новости на татарском | Просмотров: 248 | Добавил: news | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
avatar
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2020 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.