Ләйлә Фазлыева 20 сентябрьдән соң мәктәпләр ябылу турындагы сорауга нокта куйды.
05.09.2020https://tatar-inform.tatar
Татарстан Хөкүмәтенең 20 сентябрьдән соң республикада мәктәпләрне ябуга бәйле планы юк. Республика вице-премьеры Ләйлә Фазлыева Андрей Кузьминга биргән интервьюсында шулай дип белдерде.
«Юк, бу планлаштырылмый. Без эшне иминлек чараларын үтәп дәвам итәргә тиеш. Һәр сыйныф үзенә беркетелгән бүлмәдә утыра. Белем бирү учреждениесенә килүнең төрле вакыты бар. Бу авыру кисәк таралмасын өчен кирәк. Сакланганны Ходай саклар», — диде Фазлыева.
Белем бирү учреждениеләре 1 сентябрьдә гадәти режимда эшли башлады, шунлыктан аларның ябылуы турында сүз бармый. Балалар барлык иминлек чараларын да яхшы үти һәм хәтта өлкәннәрне дә өйрәтә ала, дип искәртте вице-премьер.