RSS канал
Суббота, 20.04.2024, 11:08
Телеграм Бугульма
Главная » 2020 » Сентябрь » 12 » Ләйлә Фазлыева: Ата-аналар бурычы – балаларның киләчәге хакына тавыш бирү.
Ләйлә Фазлыева: Ата-аналар бурычы – балаларның киләчәге хакына тавыш бирү.
Ләйлә Фазлыева: Ата-аналар бурычы – балаларның киләчәге хакына тавыш бирү.
Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева сайлауда катнашты. Республика Премьер-министры урынбасары Казанда 54нче сайлау участогында үз тавышын бирде. «Мин улым яшәячәк Татарстан өчен тавыш бирәм. Мин әни кеше һәм балаларыбызның киләчәге өчен тавыш бирү ул ата-ананың бурычы. Мин бу республикада яшәвем өчен тавыш бирәм, чөнки, мин үз төбәгемә ышанам. Татарстанның киләчәге - без сезнең белән. Шул исәптән мин бу республикада әти-әнием яшәгәне һәм эшләгәне өчен тавыш бирәм. Аларның үткәне Татарстан белән бәйле. Мин Татарстанның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге өчен тавыш бирәм, чөнки бу безнең барлыгыбыз», – диде вице-премьер. Фазлыева, барлык сайлау участоклары да, санитар куркынычсызлык чараларын үтәп, тавыш бирү өчен әзерләнгән, дип искәртте. «Участокларда санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәү белән бәйле проблемалар  тумаячак. Мин барыгызны да сайлауларда катнашырга чакырам, һәр тавыш исәпкә алынсын», – диде ул.
Категория: Новости на татарском | Просмотров: 6739 | Добавил: news | Рейтинг: 0.0/0
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2024 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.