RSS канал
Четверг, 25.04.2024, 19:12
Телеграм Бугульма
Главная » 2020 » Июнь » 28 » Ләйлә Фазлыева: Россия Конституциясенә төзәтмәләр өчен тавыш бирү — тарихи вакыйга.
Ләйлә Фазлыева: Россия Конституциясенә төзәтмәләр өчен тавыш бирү — тарихи вакыйга.
28.06.2020tatar-inform.ru
Ләйлә Фазлыева: Россия Конституциясенә төзәтмәләр өчен тавыш бирү — тарихи вакыйга.
Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү өчен тавыш бирү — һәркемгә кагыла торган тарихи вакыйга. Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сайлау участогында булганда шундый фикерен белдерде.

«Бу вакыйга (РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү — Т-и. иск.) һәрберебез өчен мөһим, чөнки без куелган сорауга җавап бирә алабыз. Безнең бу эштә катнашу мөмкинлеге булу — тарихи вакыйга», — диде Ләйлә Фазлыева.

Премьер-министр үзгәрешләрнең һәрвакыт авыр кабул ителүен, тик аларга барырга, аларны кабул итәргә һәм үзләштерергә кирәклеген өстәп әйтте.

Владимир Васильев
«Россия Федерациясе өчен бу зур тәҗрибә. Беренче тапкыр бөтен кеше Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүдә катнаша», — дип белдерде ТР Премьер-министры урынбасары.

Мондый формат ярдәмендә илнең төп документы гомумхалык әһәмиятенә ия була, дип ассызыклады Фазлыева.

Ул бер көндә генә түгел, ә атна дәвамында тавыш бирү мөмкинлегенә бик уңай карады: «Һәр кеше үз графигында һәм ритмында яши, шуңа күрә мондый формат һәркем өчен бик уңайлы», — ди Ләйлә Фазлыева.
Категория: Новости на татарском | Просмотров: 7805 | Добавил: news | Рейтинг: 0.0/0
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2024 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.