RSS канал
Четверг, 28.03.2024, 16:06
Телеграм Бугульма
Главная » 2020 » Июль » 1 » Җәмәгать күзәтүчесе Бөгелмә авыл җирлекләрендә тавыш бирүнең ничек узуын сөйләде.
Җәмәгать күзәтүчесе Бөгелмә авыл җирлекләрендә тавыш бирүнең ничек узуын сөйләде.
Җәмәгать күзәтүчесе Бөгелмә авыл җирлекләрендә тавыш бирүнең ничек узуын сөйләде.
Кече Бөгелмә мәдәният йорты мөдире Марина Рыжакова бу көннәрдә 1154нче участокта җәмәгать күзәтүчесе эшен башкара. Ул тавыш бирү башланыр алдыннан участок комиссиясе рәисенең комиссия әгъзаларына, җәмәгать күзәтүчеләренә тавыш бирү тартмаларын күрсәтүе, аннары тартмаларга участок комиссиясе мөһере басылуы актка кул куелуы турында аңлатты. Бу хакта җирле басма яза.

Бөгелмә муниципаль районында бүген 78 сайлау участогы эшли. Аларның һәркайсында участок сайлау комиссиясе рәисе һәм әгъзалары, җәмәгать күзәтүчеләре, волонтерлар бар. Сайлаучы тавыш бирә башлаганчы, тартма (урна), һичшиксез, пломбаланган булырга тиеш һәм моның шулай булырга тиешлеген җәмәгать күзәтүчеләре катгый күзәтә.

«Процесс бик мавыктыргыч. Инде җәмәгать күзәтүчесе сыйфатында тавыш бирүдә беренче ел гына катнашмыйм һәм эчтә ниләр эшләнүен — «кухня”ны күзәтү бик кызык. Чынлыкта нинди җаваплы һәм җитди эш башкарырга туры килүен берәү дә белми бит. Күзәтүчеләр эшендә иң мөһиме — гражданнарның сайлау хокуклары бозылмавын күзәтү. Хәзерге вакытта участокта хәл тыныч, барлык процедуралар да кагыйдәләр нигезендә үткәрелә», — дип сөйли Марина.

Җәмәгать күзәтүчеләре эштә участокта гына түгел, ә өйләргә барганда да, ишегалларындагы мобиль пунктлар эшендә дә катнаша.

«Башта, экспертлар безгә күп кенә сорауларга ачыклык кертте: без кагыйдәләр бозылу очрагында үзебезне ничек тотарга, кешеләрнең гозерләренә ничек җавап бирергә тиешлекне, төп эшебезнең нидән гыйбарәт икәнен. Тавыш бирүдә катнашучылар белән минималь контактта тору өчен куркынычсызлык мәсьәләсенә зур игътибар бирелде. Мәҗбүри тәртиптә һәркем саклагыч битлек, пирчәткәдән. Гомумән алганда, эшем күңелемә хуш килде, барысы да ошый: хезмәттәшләремнең, кешеләрнең мөнәсәбәте. Икенче тапкыр да җәмәгать күзәтүчесе булырга тәкъдим итсәләр, килешермендер, мөгаен», — ди Марина.
Категория: Новости на татарском | Просмотров: 7872 | Добавил: news | Рейтинг: 0.0/0
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2024 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.