RSS канал
Четверг, 28.03.2024, 14:49
Телеграм Бугульма
Главная » 2020 » Октябрь » 6 » Марина Патяшина Татарстанда балаларны дистанцион укуга күчермәячәкләр дип ышандырды.
Марина Патяшина Татарстанда балаларны дистанцион укуга күчермәячәкләр дип ышандырды.
Марина Патяшина Татарстанда балаларны дистанцион укуга күчермәячәкләр дип ышандырды.
Татарстанда мәктәп укучыларын дистанцион укуга күчерергә җыенмыйлар. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы Марина Патяшина әйтте.

«Бездә 1 сентябрьдән башлап төрле мәктәпләрдә нибары 25 педагог һәм җиде укучы гына Covid-19 йоктырды. Бүгенгә ике бала инде терелеп мәктәпкә чыкты, бишесе әлегә карантинда. 400 мең укучы арасында бу очраклар калган барлык укучыларны да дистанцион укуга җибәрергә дигән сүз түгел», — диде спикер.

Баш санитар табиб әйтүенчә, бүген укучыларны дистанцион укуга күчерү мәсьәләсе каралмый.

Ведомство башлыгы педагоглар составы һәм укучылар арасында Covid-19 белән авыру очракларына тиз реакциянең нәтиҗәле булуын әйтте. Роспотребнадзор эпидемиягә каршы чараларны оператив уздырып бара: авыруны кеше изоляцияли, авыру белән контактта булган кешеләрне күзәтә һәм тикшерә, дезинфекция уздыра.
Категория: Лента новостей | Просмотров: 8147 | Добавил: news | Рейтинг: 0.0/0
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2024 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.