RSS канал
Суббота, 20.04.2024, 16:13
Телеграм Бугульма
Главная » 2020 » Август » 11 » Миңнеханов Бөгелмәдә «Безнең ишегалды» программасы буенча эшләрнең барышын тикшерде .
Миңнеханов Бөгелмәдә «Безнең ишегалды» программасы буенча эшләрнең барышын тикшерде .
Миңнеханов Бөгелмәдә «Безнең ишегалды» программасы буенча эшләрнең барышын тикшерде .
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөгелмәдә «Безнең ишегалды» программасы буенча алып барыла торган эшләрне тикшерде. Республика Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

«Татарстан Президенты эшләрнең сыйфатын тикшерде һәм җирле халыкның фикере белән кызыксынды», - диде ул.

Республика Президенты танышкан территория Гафиятуллин, Тукай һәм Гоголь урамнарындагы 6 йортны берләштерә. Проектлау эшләрен башкарганда, беренче чиратта, җәяүлеләр мәнфәгатен күздә тотканнар. Юлларга һәм тротуарларга асфальт җәелгән, эскәмияләр һәм чүп савытлары урнаштырылган.

Алдагы планда – балалар мәйданчыгы һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баручылар өчен воркаут-зоналар төзү.
Категория: Лента новостей | Просмотров: 7915 | Добавил: news | Рейтинг: 0.0/0
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2024 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.