RSS канал
Пятница, 29.03.2024, 09:07
Телеграм Бугульма
Главная » 2020 » Октябрь » 13 » Миңнеханов гражданнар җәмгыяте институтларын үстергән өчен премия алучыларны атады.
Миңнеханов гражданнар җәмгыяте институтларын үстергән өчен премия алучыларны атады.
Миңнеханов гражданнар җәмгыяте институтларын үстергән өчен премия алучыларны атады.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада гражданнар җәмгыяте институтларын үстерүгә өлеш керткән өчен премияләр тапшыру турындагы указны имзалады. Бүләкләнүчеләр исемлегенә Татарстаннан өч кеше һәм социаль әһәмияткә ия биш оешма кергән. Документ тексты республиканың рәсми порталында дөнья күргән.

Премиягә Татарстан мөфтие киңәшчесе, Казанның Киров һәм Мәскәү районнары имам-мөхтәсибе, «Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды советы рәисе Илдар Баязитов, «Мин булдырам» мөмкинлекләре чикле кешеләргә ярдәм күрсәтү буенча коммерцияле булмаган автоном оешма башлыгы Марат Ильясов лаек булды. Бүләкләнүчеләр исемлегендә «Татарстан Республикасы ветераннар берлеге» рәисе Әхәт Юлашев та бар.

Оешмалар арасында әлеге премиягә «Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе», «Татарстан Республикасының рус милли-мәдәни берләшмәсе», Әлмәт районы ветераннарының җирле иҗтимагый оешмасы, «Чудо-дети» дәвалау педагогикасы үзәге, балалар һәм инвалидларга ярдәм итү буенча «НеЗаМи» хәйрия фонды лаек булды.

Гражданнар җәмгыяте институтларын үстерүгә өлеш керткән өчен ТР Президенты премияләрен социаль юнәлешле проектлар өчен гражданнарга яки коммерцияле булмаган оешмаларга, шулай ук гражданнар җәмгыяте өлкәсендәге фәнни тикшеренүләр өчен тапшыралар. Ел саен ТР Президенты Указы белән гражданнар 250 мең сум күләмендәге – 3, оешмалар 400 мең сум күләмендәге 5 премия белән бүләкләнә. Моннан тыш, премия лауреатларына диплом һәм мактаулы билге дә тапшырыла.
Категория: Новости на татарском | Просмотров: 7889 | Добавил: news | Рейтинг: 0.0/0
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2024 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.