RSS канал
Четверг, 18.04.2024, 16:39
Телеграм Бугульма
Главная » 2020 » Сентябрь » 23 » «Милли моң» мөнәҗәтләр фестивале быел бөтенроссия күләмендә оештырылды.
«Милли моң» мөнәҗәтләр фестивале быел бөтенроссия күләмендә оештырылды.
«Милли моң» мөнәҗәтләр фестивале быел бөтенроссия күләмендә оештырылды.
Сәфәр аеның 2-нче көнендә (19 сентябрьдә), Бөгелмәдә Татар мәдәнияте үзәгендә “Милли моң” Россиякүләм мөнәҗәтләр фестивале үтте. Быел Россиякүләм мөнәҗәтләр фестивале ТАССРның 100-еллыгы һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте игълан иткән Туган тел елы кысаларында узды.
Бөгелмә районы башлыгы Линар Рөстәм улы Закиров исеменнән сәламләү сүзләрен Бөгелмә районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Вахит Вәкил улы Гарәфетдинов җиткерде.

Россиякүләм мөнәҗәтләр фестивалендә катнашучыларга Татарстан мөфтие исеменнән Татарстан Республикасы мөфтиенең мөхтәсибәтләр (җирлекләр) белән эшләү буенча киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров үгет-нәсыйхәт сүзләрен җиткерде: «Быелгы фестиваль колачлырак форматта уза. Фестивальнең әһәмияте бәяләп бетергесез зур: яшьләребез, үсеп килүче буын, мөнәҗәтләребезне белеп, өйрәнеп үсә. Фестивальдә катнашучыларга Раббыбыз тел ачкычлары бирсен”, – диде ул, быел фестивальнең Россиякүләм дәрәҗәгә ия булуын ассызыклап.

Фестивальнең географиясенә килгәндә, мөнәҗәт башкаручылар Россиянең ике төбәгеннән – Башкортостан Республикасыннан һәм Оренбург өлкәсеннән, Татарстанның сигез районыннан иде. Иң яшь мөнәҗәтче дә, иң өлкән мөнәҗәтче дә Әлмәт районыннан булып чыкты. 82 яшьлек Рәшидә апа Фарлукшина Кәләй авылыннан килгән, ул «Буыннар чылбыры өзелмәсен" ансамбленә йөри, 1990 елдан бирле шигырьләр яза. Теләге – милли байлыкны яшь буынга җиткерү. Габдрахман авылыннан килгән 6 яшьлек иң яшь мөнәҗәтче Илүзә Шәрәфетдинова әнисе белән “Сабак” дип исемләнгән мөнәҗәт башкарды. Аның кече яшьтән дини җырларны башкару юнәлешендә иҗат юлына басуы хуплау тапты һәм жюри тарафыннан уңай бәя алып, Татарстан мөфтиенең махсус бүләгенә лаек булды.

Ансамбльләр арасында I урынга – Сарман районыннан “Илек”, Әлмәт районының Яңа Кәшер авылыннан “Ахирәтләр” ансамбльләре, ялгыз башкаручылар арасында Бөгелмәдән – Гатиятуллина Әминә һәм Башкортостан Республикасының Кандры авылыннан Әхмәтҗанов Марат (балалар), Баулы районыннан Римма Яруллина һәм Яр Чаллыдан Ихсанов Рузил (өлкәннәр) чыкты.
Категория: Новости на татарском | Просмотров: 8040 | Добавил: news | Рейтинг: 0.0/0
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2024 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.