RSS канал
Суббота, 20.04.2024, 11:28
Телеграм Бугульма
Главная » 2020 » Ноябрь » 10 » «Минем документлар» офисына гражданны банкрот дип тану турында гариза тапшырырга була
«Минем документлар» офисына гражданны банкрот дип тану турында гариза тапшырырга була
«Минем документлар» офисына гражданны банкрот дип тану турында гариза тапшырырга була
2020 елның 1 сентябреннән гражданнар банкротлык турында гаризаны, судка мөрәҗәгать итмичә генә, күп функцияле үзәккә бушлай тапшыра ала. Бу хакта республиканың Хөкүмәт йортында узган брифингта Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күп функцияле үзәге директоры Ленара Мозаффарова хәбәр итте.

«Гариза белән республикада эшләгән 59 күп функцияле үзәкнең теләсә кайсына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Элек шәхси затларга банкротлык процедурасын суд аркылы башкару өчен акча түләргә туры килә иде. Яңа тәртип нигезендә, әлеге хезмәт күп функцияле үзәктә бушлай күрсәтелә. Пошлиналар һәм башка түләүләр таләп ителми», — диде Ленара Мозаффарова.

Көз башыннан бирле «Минем документлар» офисына татарстанлылардан банкротлык буенча 417 гариза тапшырылган, шуларның унысы гына канәгатьләндерелгән. Моның төп сәбәбе — күпчелек «банкрот» буларак танылуның тәртибен аңлап бетерми.

«Банкротлык турында гаризаны күп функцияле үзәккә тапшыру өчен түли алмаган әҗәтнең суммасы 50 мең сумнан 500 мең сумга кадәр булырга тиеш. Тагын бер мөһим шарт — мөлкәте булмау сәбәпле, әлеге гражданинга карата суд приставлары тарафыннан тикшерү эше тәмамланырга тиеш. Әлеге мәгълүматны Федераль суд приставлары хезмәте сайтында тикшереп була», — диде күп функцияле үзәк директоры.

Төп шартлар үтәлмичә, банкротлык турында гариза тапшыру вакытны бушка уздыруга тиң.
Категория: Новости на татарском | Просмотров: 7723 | Добавил: news | Рейтинг: 0.0/0
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2024 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.