RSS канал
Вторник, 19.03.2024, 11:45
Телеграм Бугульма
Главная » 2020 » Июль » 10 » Мишустин Мәскәү-Казан трассасын төзү өчен быел нәрсәләр эшләнергә тиешлеген әйтте.
Мишустин Мәскәү-Казан трассасын төзү өчен быел нәрсәләр эшләнергә тиешлеген әйтте.
Мишустин Мәскәү-Казан трассасын төзү өчен быел нәрсәләр эшләнергә тиешлеген әйтте.
Россия Федерациясе Премьер-министры Михаил Мишустин «Европа — Көнбатыш Кытай» юлының Мәскәү-Казан трассасын төзү өчен быел нинди эшләр башкарылырга тиешлеген әйтте. Төп бурычларны ул «Алабуга» махсус икътисади зонасында узган киңәшмәдә йомгаклау чыгышында билгеләде.

«Протокол карары чыгару мөһим. Мәскәү-Казан трассасы төзелешенә илкүләм иминлек фондыннан 150 млрд сум акча юнәлдерелә. Бу хакта Финанс, Транспорт, Икътисади үсеш министрлыкларына күрсәтмә биреләчәк. Профильле министрлык-ведомстволарны, „Автодор“ компаниясе белән берлектә, якын арада килештерелгән чаралар планын бирүләрен сорыйм», — диде Мишустин. 

Хөкүмәт Рәисе проектны кыска вакытта гамәлгә ашыру кирәклеген искәртте. Ул, шулай ук, Транспорт министрлыгына, Татарстан Республикасы белән берлектә, Шәле-Баулы юлы төзелеше мәсьәләсен карарга кушты. Бу юл М-5 һәм М-7 ике мөһим федераль трассаны тоташтыруын билгеләп узды. Финанс министрлыгына дәүләт-хосусый партнерлыгы буенча уйларга киңәш итте.

«10 сентябрьгә кадәр Мәскәү-Казан юлын проектлау һәм төзүнең һәр этабы өчен подрядчыларны билгеләү буенча конкурс процедуралары уздырылырга тиеш. Сүз барлык контрактларны азагына кадәр башкарып чыгару турында бара. Мәскәү-Казан трассасы аша барлык территорияләр планировкасы буенча бөтен документлар 1 ноябрьгә кадәр расланырга тиеш», — дип белдерде Михаил Мишустин.

Премьер субъект башлыкларын бу эштә актив катнашырга өндәде. «Документларны килештерү процедураларын тизләтү, төбәкләр карамагындагы коммуникация челтәрләрен күчерү буенча ярдәм күрсәтү кирәк. Инженер челтәрләре һәм федераль милеккә килгәндә, аларның модернизациясен 2022 елның 1 июненә кадәр төгәлләү зарур. Бу билгеләнгән вакытка сыешу өчен кирәк», — диде.

Михаил Мишустин трассаны 2030 елга Екатеринбургка кадәр озайту ниятләнгәнен әйтте. Казахстан чигенә кадәр федераль автомобиль юлларын ремонтлау планын әзерләргә кушты. Цифрлы үсеш министрлыгына трассаның буеннан буена сыйфатлы элемтә һәм Интернет тәэмин итәргә йөкләмә бирде. «Бергәләп нәтиҗәле эшләсәк, барысы да килеп чыгар», — диде.
Категория: Новости на татарском | Просмотров: 7731 | Добавил: news | Рейтинг: 0.0/0
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2024 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.