RSS канал
Среда, 24.04.2024, 23:04
Телеграм Бугульма
Главная » 2020 » Март » 6 » Мошенниклар бөгелмәлегә инвестицияләргә салу өчен кредит алырга күндергән
Мошенниклар бөгелмәлегә инвестицияләргә салу өчен кредит алырга күндергән
06.03.2020bugulma-tat.ru
Мошенниклар бөгелмәлегә инвестицияләргә салу өчен кредит алырга күндергән
Полицейскийлар гариза бирүченең интернетның социаль челтәрендә эре компаниянең халык белән табышларын бүлешәчәге турындагы реклама күрүен ачыклаган. Сылтама буенча узгач, ул әлеге язма астына тискәре шәрехләр язган. Шуннан соң аңа бер ир-ат шалтыратып, үзен шул компания менеджеры итеп таныткан, халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән социаль проект турында сөйләгән һәм инвестицияләрдә акча эшләргә тәкъдим иткән. Әңгәмәдәш бөгелмәлене телефонга кушымта урнаштырырга һәм тиешле сумманы күрсәтелгән счетка күчерергә күндергән, шуннан соң табышлы операцияләргә кертемнәр буенча консультация бирергә вәгъдә иткән. Хатын барлык инструкцияләрне дә үтәгән һәм күрсәтелгән счетка 40.000 сум күчергән. Соңыннан аңа тагын бер “менеджер” шалтыраткан, ул табышны арттырырга тәкъдим иткән, моның өчен тагын 90 000 сум акча күчерергә кирәк булган.

Ике көн дәвамында әлеге ир-ат зыян күрүчене әлеге сумманы кертү турында ышандыра, нәтиҗәдә, ышанучан бөгелмәле табыш көтеп, күрсәтелгән сумманы күчерә. 26 февральдә ул шәхси максатларда кредит рәсмиләштергән, ә үзе бар нәрсәне җинаятьчеләргә сөйләгән, алар исә хатынны кредитка алынган акчаларын әйткән счетка күчерергә күндергәннәр. Хатын бу юлы да мошенникларга ышана һәм 500 000 сум акча күчерә. Икенче көнне пенсионерга янә “менеджер” шалтырата һәм яңа отышлы шартлар турында хәбәр итә, моның өчен аның шәхси счетына 70 000 сум салырга кирәк икән. Ул онлайн кушымта аша әлеге сумманы күчерергә омтыла, тик банк аның картасын инде блокка куйган була. Ул банк белән элемтәгә кергәннән соң, алданганлыгын аңлый.

Хәзерге вакытта полицейскийлар җинаятьчеләрне ачыклауга юнәлдерелгән оператив-эзләнү чаралары комплексы үткәрәләр. Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлеге тикшерүчесе тарафыннан РФ Җинаять кодексы 159 маддәсенең 3 өлешендә каралган җинаять эше кузгатылган. Әлеге статьяның санкцияләре нигезендә, максималь җәза 6 елга иректән мәхрүм ителә.

Полиция хезмәткәрләре гражданнарга уяу булырга, тиз баю турындагы мәгълүматларга ышанмаска һәм таныш булмаган затларга үз акчаларын күчермәскә киңәш итә.



Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлеге матбугат хезмәте
Категория: Новости на татарском | Просмотров: 7661 | Добавил: news | Рейтинг: 0.0/0
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2024 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.