Мошенниклар телефон номеры буенча ачыклый алган мәгълүматларны атадылар.
16.11.2020https://tatar-inform.tatar

Мошенниклар телефон номеры ярдәмендә аның хуҗасының исем-фамилиясен һәм паспорт белешмәсен таба ала. Болар исә, үз чиратында, телефон хуҗасының күчемсез милке яки автомобиле бармы-юкмы икәнлеген ачыкларга мөмкинлек бирә. Бу хакта «Прайм» агентлыгы «Цифрлы платформалар» коммерцияле булмаган автоном оешмасы генераль директоры Арсений Щельцинга сылтама белән хәбәр итә.
Гражданнар турындагы мәгълүмат базасының күп өлеше әле һаман да ачык булуы мошенникларның эшен җиңеләйтә. Хәзерге вакытта шәхси мәгълүматлар бик зур куркыныч астында.
Шәхси мәгълүматларның законсыз кулланылуына каршы дәүләт органнары көрәшә. Моның өчен анда иминлек кагыйдәләре бар, алар барлык системалар һәм хезмәткәрләр эшен җайга сала. Әмма икътисадның реаль секторында чикләүләр җитәрлек дәрәҗәдә түгел: мәгълүматларның саклануы гына контрольдә тотыла. Моннан мошенниклар бик оста файдалана.
«Теориядә әле һаман да шундый очраклар билгеле: телефон номеры буенча сим-картаны теркәгән вакытта күрсәтелгән паспорт мәгълүматларын һәм хуҗаның исем-фамилиясен билгеләргә мөмкин», — дип белдерде эксперт.
Гражданинның паспорт мәгълүматлары ярдәмендә аферист зур күләмдәге мәгълүматлардан (фатир, машина, җир кишәрлекләре; кредит, штраф, бурычлар) файдалану мөмкинлегенә ия була.
«Бездә әлегә электрон паспорт булмаганлыктан, мин паспортны 3-4 ел саен алыштырырга киңәш итәр идем», — диде Щельцин.

- Лес – народное достояние
- Кошка-песи, молока принеси!
- Движение на татарстанском участке трассы М5 парализовано
- ... И "Алкоголь"
- Служителям Фемиды поставили оценку
- Подарок журналистов "Ветерану" к юбилею Великой Победы
- Результаты ЕГЭ в Бугульме
- В центре эпидемиологического надзора Бугульмы задержали воришку
- Расписание авиарейсов и ж/д транспорта
- На радость семье