RSS канал
Пятница, 29.03.2024, 13:42
Телеграм Бугульма
Главная » 2020 » Январь » 18 » Намазның сәламәтлеккә файдасы .
Намазның сәламәтлеккә файдасы .
Намазның сәламәтлеккә файдасы .
Намаз – Аллаһы Тәгаләнең кушканы. Ә Ул кушканнарда күп хикмәт һәм файда бар. Шулай ук тыйганнарында да күп зыянлы нәрсәләр күрсәтелә. Бу файдаларның да,  зыяннарның да шактый күбесе хәзер төрле фәннәр, шул исәптән медицина фәне тарафыннан расланган инде һәм яңалары дәлилләнә тора. Ислам тарафыннан кеше сәламәтлегенә күрсәтелгән игътибар һәм илтифат бүтән бер диндә, бер тәгълиматта да юк. Динебез гыйбадәтләрнең иң беренчеләреннән саналган намаз укуны гомер ахырына кадәр үтәргә куша. Намаз укучы кеше, дини һәм рухи яклап кына түгел, ә физик һәм җисми яктан да, һичшиксез, файда таба. Намазның сәламәтлекне ныгыта торган кайбер якларын карап китик.  
1. Намаз вакытында ясала торган хәрәкәтләр салмак булганлыктан, тынычландыралар, йөрәкне арытмыйлар, көннең төрле вакытларында ясалган гимнастика кебек кешегә актив булырга ярдәм итәләр, күңелне күтәрәләр.  
2. Көненә дистәләгән тапкыр башын җиргә игән – сәҗдә кылган кешенең баш миендә кан йөреше актив һәм даими була. Ми күзәнәкләренең яхшы туклануы сәбәпле, намаз укучыларда хәтер югалу, шәхес бозылу күренешләре сирәк очрый. Сәламәт яшәү рәвеше алып баручы бу кешеләргә әлеге физик хәрәкәт электән белгән гыйлем һәм яшәү күнекмәләрен әкренләп югалту нәтиҗәсендә, акыл эшчәнлегенең зәгыйфьләнүенә китерә торган медицинада “деменция” дип аталган чиргә, ягъни акыл җиңеләюгә бирешмәскә булыша.  
3. Намаз укучыларның күзләрендә, даими иелү нәтиҗәсендә, кан йөреше активлаша. Шуңа да, кагыйдә буларак, күз басымы күтәрелми, күзнең алгы өлешендәге дымның даими әйләнеше дә тәэмин ителә. Бу төрле күз авыруларына киртә булып тора, шул исәптән катаракта авыруыннан да көчле сакчы булып тора.  
4. Намаз уку барышындагы изометрик хәрәкәтләр  ашказанында ризыкның яхшы эшкәртелүенә, үтнең нормаль бүленүенә ярдәм итә. Бу исә үт куыгында үт җыелуны булдырмый, ашказаны асты бизенең нормаль эшләвен тәэмин итә. Эч катуларны булдырмауда моның роле зур. Бөерләр дә ритмик рәвештә “селкенеп” торганга, анда таш утырмый, сидек юллары чистара.  
5. Биш вакыт намаздагы ритмик тән хәрәкәтләре артроз авыруын булдырмаска ярдәм итә, буыннарда утырган тозларны эретә. Физик хезмәт белән сирәк шөгыльләнгән кешеләрдә кан тамырларының томалануына юл куймый. Шулай итеп, буыннарның һәм тамырларның яхшы эшчәнлеген тәэмин итә.  
6. Тән сәламәтлеге өчен чисталык та бик мөһим. Тәһарәт һәм госел – рухи һәм физик чисталык ул. Намаз шул чисталыкның чагылышы булып тора, чөнки тәнең һәм укыйсы урының чиста-пакь булмаса, намаз укып булмый.  
7. Профилактик медицина режим буенча, ягъни билгеле бер вакытларда аерым хәрәкәтләр, физик күнегүләр ясауның зур әһәмияткә ия икәнлеген күптән әйтә килә. Намаз вакытлары, космик җисемнәр торышы җәһәтеннән чыгып караганда, кан йөрешенең яңаруына һәм сулышның яхшыруына тәүлекнең иң туры килә торган вакытлары булып санала.  
8. Намаз – йокыны тәртипкә салуның беренче элементы. Сәҗдә вакытларында тәндә җыелган статик электр тогының чыгып китүе сәбәпле, тән җиңеләеп, рәхәтләнеп кала.
Категория: Новости на татарском | Просмотров: 1511 | Добавил: news | Рейтинг: 0.0/0
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2024 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.