Пенсионерларны «Мир» картасына күчерүне 1 октябрьгә кадәр озайттылар.
25.04.2020tatar-inform.ru

«Банклар 2020 елның 1 июленнән соң да пенсияләрне теләсә нинди карталарга күчерүне дәвам итә алачак. Бу пенсионерлар үз-үзләрен изоляцияләү шартларында кредит оешмалары офисларына „Мир“ карталарын алырга барып йөрмәсен өчен эшләнә», — диелә хәбәрдә.
1 июльгә кадәр пенсияләрен банк карталарында алучы пенсионерларны илкүләм түләү инструменты — «Мир» картасына күчерү тәмамланырга тиеш. Шул ук вакытта пенсияләрне банк карталары белән бәйле булмаган счетларга күчерү, шулай ук башка ысуллар белән акча алу мөмкинлеге саклана. Хәзерге вакытта «Мир» картасына күчерелергә тиешле пенсионерларның күбесе алардан файдалана инде, әмма әле алмаган кешеләр дә бар.
Элегрәк «Татар-информ» Үзәк Банкы еллык төп ставканы 5,5 процентка кадәр киметте, дип хәбәр иткән иде.
- Работник нефтяного предприятия осужден за сбыт героина
- Осужден за сбыт наркотиков
- МЧС предупреждает об опасности схода лавин в Татарстане
- Встретим великий праздник достойно
- Ребята сделали правильный выбор
- В Бугульме обсудили празднование 66-летия Победы
- Возрождение родников, силами нефтяников
- О бивнях мамонта и своей родословной
- Концерт Зухры Сахабиевой Бегичевой!
- Ветеранам поможет мышка

