Песошин төбәкләр белән идарә итү үзәкләре төзүгә багышланган киңәшмәдә ктнашты.
17.11.2020https://tatar-inform.tatar
Вице-премьер Дмитрий Чернышенко РФ субъектларында төбәкләр белән идарә итү үзәкләре төзү һәм аларның эшчәнлегенә багышланган селектор киңәшмәсе үткәрде. Очрашуда ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров та катнашты. Бу хакта республика Хөкүмәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Төбәкләр белән идарә итү үзәкләре регионнарда Россия Президенты йөкләмәсе буенча төзелә, алар гражданнарның хакимият органнарына мөрәҗәгатьләрен мониторинглау һәм эшкәртү буенча координация үзәкләренә әверелергә тиеш.
Казанда Татарстанның төбәкләр белән идарә итү үзәге проект офисы 30 октябрьдә эшли башлады, кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская аның рәисе итеп билгеләнде. Үзәкнең база платформасы - «Халык контроле» республика мәгълүмат системасы.
«Халык контроле» мәгълүмат системасының эше социаль челтәрләрдә гражданнарның мөрәҗәгатьләрен ачыклый һәм терки торган «Инцидент Менеджмент» федераль мониторинг системасы белән интеграцияләнәчәк. Система Татарстанда 2018 елдан бирле эшләп килә, аның аша гражданнарның 70 меңнән артык мөрәҗәгате эшкәртелгән. Татарстанда мөрәҗәгатьне карау вакыты 5 сәгать 20 минут тәшкил итә, бу илдәге иң югары күрсәткечләрнең берсе.

- В Бугульме выпал первый снег!
- Журналист меняет профессию
- С праздником жертвоприношения - Курбан-Байрам!
- БМЗ – Быть молодым заводу!
- Делегация Татарстана посетила столицу Универсиады-2009
- Сев - за две недели
- XVII конференция «Единой России» в Бугульме
- Конкурс операторов машинного доения в Бугульме
- Мисс юго-восток Татарстана
- Тараканы пакуют чемоданы