RSS канал
Четверг, 28.03.2024, 12:50
Телеграм Бугульма
Главная » 2019 » Декабрь » 11 » Рөстәм Миңнеханов Доминиканада зыян күргән татарстанлыларны Казанга кайтарырга кушты
Рөстәм Миңнеханов Доминиканада зыян күргән татарстанлыларны Казанга кайтарырга кушты
11.12.2019tatar-inform.ru
Рөстәм Миңнеханов Доминиканада зыян күргән татарстанлыларны Казанга кайтарырга кушты
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Доминикана Республикасында ял иткән вакытта юл һәлакәтенә очраган Татарстан туристларын Казанга кайтаруны оештырырга йөкләмә бирде. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
«Рөстәм Миңнеханов зыян күрүчеләрне тиешле медицина ярдәме күрсәтү өчен Татарстанга алып кайту мөмкинлеген өйрәнергә кушты», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат сәркатибе Әлфия Хәсәнова билгеләп үткәнчә, туристларны кайчан кайтарачаклары билгеле түгел әле. «Хәзерге вакытта барысы да зыян күргән россиялеләрнең хәленә бәйле. Соңгы мәгълүматларга караганда, Татарстан туристларының хәлен табиблар уртача авырлыкта дип бәяли. Зыян күрүчеләрне Мәскәүгә кайтару белән, безнең белгечләр аларны Казанга алып кайтачак», - дип аңлатты Хәсәнова. Аның сүзләренчә, ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков Татарстан туристларының сәламәтлеген контрольдә тота һәм Доминикана Республикасының Игуэй шәһәрендәге дәвалау учреждениесе белән даими элемтәгә керә.
«Татар-информ» агентлыгы юл һәлакәтенең 26 ноябрьдә булуы хакында хәбәр иткән иде инде. Россия туристлары утырган автобус йөк автомобиле белән бәрелешкәннән соң әйләнеп капланган. Зыян күрүчеләрнең дүртесе – татарстанлылар, шул исәптән ирле-хатынлы Снежанна һәм Роман Ашмариннар. Романга табиблар ярдәме таләп ителмәгән, хатынының исә куллары һәм аяклары җәрәхәтләнә. Бу хакта аларның туганнары сөйләде.
Категория: Новости на татарском | Просмотров: 699 | Добавил: news | Рейтинг: 0.0/0
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2024 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.