RSS канал
Пятница, 26.04.2024, 09:37
Телеграм Бугульма
Главная » 2020 » Сентябрь » 10 » Рөстәм Миңнеханов: Хакимият җәмәгатьчелек сорауларына җавап бирә белергә тиеш.
Рөстәм Миңнеханов: Хакимият җәмәгатьчелек сорауларына җавап бирә белергә тиеш.
Рөстәм Миңнеханов: Хакимият җәмәгатьчелек сорауларына җавап бирә белергә тиеш.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, хакимият җәмәгатьчелек сорауларына җавап бирә белергә тиеш. «Хакимият шуның өчен кирәк тә, ул җәмгыять сорауларына җавап бирә белергә тиеш», — диде ул ТАССРның 100 еллыгына багышланган туры эфир барышында.

Президент социаль челтәрләр турында сөйләде. «Дөнья тиз үзгәрә. Әле күптән түгел генә социаль челтәрләр шундый куәтле булыр дип беркем уйламады. Социаль челтәрләрнең уңай ягы да, тискәресе дә бар. Мин бөтен процессларда катнашучы. Язылучыларым күп. Эшемнән кызыклы моментларны үзем дә яктыртып барырга тырышам», — диде.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, социаль челтәрләрдә язганнар арасында тәнкыйть тә, күңелгә хуш килеп бетмәгәне дә булырга мөмкин. Ләкин оператив реакция күрсәтерлек сораулар бар, диде ул.

«Республика башлыгына үз фикереңне язып булуны уңай новация дип уйлыйм. Без аннан кулланырга тиеш. Коронавирус тарала башлагач, социаль челтәрләр нәтиҗәсендә күп кенә онлайн очрашулар, программалар уздырдык. Социаль челтәрләр үсеш алачак. Аларга уңай карыйм. Яңа шартларда эшли белергә тиешбез. Бу барлык министрлыкларга-ведомстволарга таләп», — диде ул.
Категория: Новости на татарском | Просмотров: 7891 | Добавил: news | Рейтинг: 0.0/0
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2024 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.