RSS канал
Четверг, 18.04.2024, 07:40
Телеграм Бугульма
Главная » 2019 » Декабрь » 12 » Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын Россия Конституциясе көне белән котлады
Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын Россия Конституциясе көне белән котлады
12.12.2019bugulma-tat.ru
Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын Россия Конституциясе көне белән котлады
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкын илнең иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе — Россия Конституциясе көне белән котлады. Мөрәҗәгатьне республика җитәкчесенең матбугат хезмәте бастырып чыгарды.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан чирек гасырдан артык, башка төбәкләр белән беррәттән, илнең Төп Законы нигезләмәләрен эзлекле рәвештә гамәлгә ашыра. «Без үз җиребездә уртак язмыш белән берләшкән Россия Федерациясенең күпмилләтле халкы …» - диде ул.
«Шул ук вакытта безнең өчен Россия Федерациясе субъектларының статусын һәм тигезлеген билгеләүче, халыкларның туган телләрен һәм мәдәниятләрен саклап калу һәм үстерү хокукын гарантияләүче федератив төзелеш принципларын билгели торган маддәләр өстенлекле әһәмияткә ия», - диде Президент.
Аның сүзләренчә, Татарстан, конституциячел хокукларны гамәлгә ашырып, икътисади, фәнни-мәгариф, социаль, мәдәни һәм башка өлкәләрдә зур уңышларга иреште һәм инновацион үсеш һәм инвестицияләр җәлеп итү буенча лидер төбәкләрнең берсе булды.
«Бүген республика - Россия Федерациясенең динамик үсештәге субъектларының берсе, дәрәҗәле дөнья һәм Бөтенроссия чемпионатларын һәм форумнарын уздыру урыны», - диде Рөстәм Миңнеханов.
«Без даими рәвештә илебез һәм республика тарафыннан тупланган дәүләт үсешенең бай тәҗрибәсенә мөрәҗәгать итәбез, аның яңа перспектив юнәлешләрен билгелибез», — дип өстәде Рөстәм Миңнеханов һәм бу ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү алдыннан аеруча актуаль булуын билгеләп үтте.
Категория: Новости на татарском | Просмотров: 783 | Добавил: news | Рейтинг: 0.0/0
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2024 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.