RSS канал
Пятница, 19.04.2024, 21:41
Телеграм Бугульма
Главная » 2020 » Март » 14 » Рөстәм Миңнеханов Татарстанда коронавирус үтеп керү куркынычы янау сәбәпле, махсус режим кертте
Рөстәм Миңнеханов Татарстанда коронавирус үтеп керү куркынычы янау сәбәпле, махсус режим кертте
14.03.2020bugulma-tat.ru
Рөстәм Миңнеханов Татарстанда коронавирус үтеп керү куркынычы янау сәбәпле, махсус режим кертте
Коронавирус таралуга каршы көрәш буенча республика штабы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча республикада 15 апрельгә кадәр махсус санитар-эпидемиологик режим кертте. Бу хакта “Татар-информ” мга ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

“Халыкара спорт чаралары санитар-эпидемиологик хәлнең яхшыруына кадәр күчерелгән, спорт матчлары тамашачылар катнашыннан башка үткәреләчәк, мәдәни чаралар соңрак вакытка күчереләчәк. Планлаштырылган гастроль концертлары бары тик оештыручы кешеләрнең иминлеген тәэмин итү өчен таләпләрнең бөтен исемлеген төгәл үтәячәк һәм шәхсән тамашачылар сәламәтлеге өчен тулы җаваплылык хисен тәэмин иткән очракта гына мөмкин”, — дип билгеләп үтте Галимова.

Моннан тыш, ТР Президенты дәүләт хакимияте органнары вәкилләренең барлык чит ил командировкаларын гамәлдән чыгарырга дигән карар кабул итте. Шундый ук киңәш республика предприятиеләре җитәкчеләренә, барлык эш бирүчеләргә җиткерелде.

Коронавирус таралуга каршы көрәш штабы хезмәткәрләре инфекция очраклары теркәлгән территорияләрдән кайтучыларга Роспотребнадзор хезмәткәрләренә урын, тору һәм кайту даталары, шулай ук элемтә өчен мәгълүмат бирергә киңәш итә. Моның өчен республикада тәүлек буе эшли торган кайнар линия булдырылган: +7(843)296-02-24. Ә авыру симптомнары килеп чыкса, мәҗбүри рәвештә табибка консультация сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Барлык республика халкын илдән читкә чыгудан тыелырга чакырабыз. Әти-әниләргә игътибарны аеруча арттырабыз. Алда торган язгы каникуллар уңаеннан, балаларның сәламәтлеге хакына, чит илләрдән чыгулардан баш тартырга киңәш итәбез.
Категория: Новости на татарском | Просмотров: 7787 | Добавил: news | Рейтинг: 0.0/0
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2024 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.