RSS канал
Пятница, 26.04.2024, 19:19
Телеграм Бугульма
Главная » 2020 » Октябрь » 25 » Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Автомобильчеләр көне белән котлады.
Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Автомобильчеләр көне белән котлады.
Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Автомобильчеләр көне белән котлады.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Instagram, Twitter һәм «ВКонтакте» социаль челтәрләрендәге үз сәхифәләренә язылучыларны Автомобильчеләр көне белән котлады.

Республика Президенты татарстанлыларның классик автомобильләргә мәхәббәтен чагылдырган фотолар урнаштырган. Шул ук вакытта, фотоларның берсендә – ул үзе. «Автомобильчеләр көне белән, иптәшләр. Юлыгызда киртәләр очрамасын!», - дип язган Миңнеханов фото астына.

Рөстәм Миңнеханов – профессиональ автоузышчы, Россиянең атказанган спорт мастеры. Ул - «Көмеш ладья» автокросс узышларының җиңүчесе (2001), Д2 классында автокросс буенча өч тапкыр Россия чемпионы (2001, 2002 һәм 2003), D1 классында автокросс буенча Европа чемпионатының ике тапкыр бронза призеры (2004 һәм 2005), автокросс һәм ралли-кросс буенча Россия чемпионатлары һәм ТР Президенты Кубоклары призеры.

Россиядә Автомобильчеләр көне октябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм 1976 елда гамәлгә куелган.
Категория: Новости на татарском | Просмотров: 7561 | Добавил: news | Рейтинг: 0.0/0
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2024 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.