RSS канал
Пятница, 26.04.2024, 12:59
Телеграм Бугульма
Главная » 2020 » Ноябрь » 5 » Рамил хәзрәт Хөснетдинов КНИТУның Бөгелмә филиалы студентлары белән очрашты.
Рамил хәзрәт Хөснетдинов КНИТУның Бөгелмә филиалы студентлары белән очрашты.
Рамил хәзрәт Хөснетдинов КНИТУның Бөгелмә филиалы студентлары белән очрашты.
Рабигыль-әүвәл аеның 16-нчы көнендә (2-нче ноябрьдә), Татарстанның Көньяк-көнчыгыш төбәге казые, Бөгелмә районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов Казан милли тикшеренү технология университетының (КНИТУ) Бөгелмә филиалында булды. Нәзарәт вәкиле биредә Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан үткәрелгән чарада катнашты. Хәзрәт студентларга хәзерге вакытта мөселман календаренда Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ туган ай баруы хакында искә төшерде. Ул үзенең чыгышында Аллаһы илчесенең ﷺ тормыш юлы, миссиясе, эшчәнлеге, яшәеше, көнкүреше, әхлагы, күркәм гамәлләре турында сөйләде, ислам диненең татулык һәм тынычлык дине булуын аңлатып бирде. Ахырдан Рамил хәзрәт катнашучыларның сорауларына җавап бирде, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның «Ислам в 75 уроках» китабын бүләк итте. Ул әлеге басмадан Ислам диненә бәйле һәм һәрбер мөселманга кирәк булган белемнәрне (гакыйдә, гыйбадәт, әхлак, гомуми мәдәният, тәҗвид, пәйгамбәрләр тарихы һәм сира) табарга мөмкин булуын искәртте.
Категория: Новости на татарском | Просмотров: 7759 | Добавил: news | Рейтинг: 0.0/0
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2024 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.