Роспотребнадзорда коронавирусның активлыгы кайчан кимиячәген фаразладылар.

Төрле илләрдә Коронавирус кимендә ел ярым актив булырга мөмкин, дип белдерде РИА Новости агентлыгына Роспотребнадзор эпидемиология фәнни-тикшеренү институтының клиник-аналитик эш буенча директор урынбасары Наталья Пшеничная.
Ул билгеләп үткәнчә, төрле илләрдә һәм төбәкләрдә даими рәвештә COVID-19 очраклары тиз үсә торган «кайнар нокталар» барлыкка киләчәк.
Элегрәк Пшеничная РИА Новости агентлыгына хәбәр иткәнчә, Россиядә COVID-19 авыруы белән хәл, мөгаен, февраль–март айларында кискенләшер, күрсәткечләрнең кимүен киләсе елның җәендә генә көтәргә кала.
Коронавирус пандемиясе бөтен илләрне диярлек колачлады. Хәзерге вакытта 42,7 миллионнан артык авыру йоктыру очрагы теркәлгән, 1,1 миллионнан артык пациент вафат булган.
Россиядә инфекцияне миллион ярымнан артык кеше йоктырган, шуның 1,15 миллионга якыны сәламәтләнгән, 26 меңнән артык пациент үлгән. Узган тәүлек эчендә 17,3 меңгә якын инфекцияләү очрагы ачыкланган.

- На ярмарках бугульминцы купили продуктов почти на 2 млн. рублей
- Шариковый БУМ в школе 6 города Бугульмы.
- Служителям Фемиды поставили оценку
- Летчики - бугульминские, самолеты - канадские
- Коммунисты критиковали и себя
- Конокрадов поймали в соседнем районе
- Наказание за невыплату зарплаты!
- Для кого такие пандусы?
- Сабантуй
- Сколько стоит бензин?