RSS канал
Суббота, 20.04.2024, 06:50
Телеграм Бугульма
Главная » 2020 » Июль » 14 » Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе сәүдә үзәкләре, кафеларны ачарга тәкъдим итте.
Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе сәүдә үзәкләре, кафеларны ачарга тәкъдим итте.
Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе сәүдә үзәкләре, кафеларны ачарга тәкъдим итте.
Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе республика Хөкүмәтенә, кайбер чикләүләр белән, сәүдә үзәкләрен һәм җәмәгать туклануы урыннарын ачарга тәкъдим итте. Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Бүген чикләүләрне өлешчә гамәлдән чыгару турындагы мәсьәлә тикшерелә. Без үзебезнең тәкъдимнәрне ТР Министрлар Кабинеты каравына тапшырабыз. Чикләүләрне өлешчә гамәлдән чыгару шул исәптән, кайбер шартларны саклаган хәлдә, сәүдә үзәкләре, җәмәгать туклануы объектларына кагылачак», - дип ачыклык кертте спикер.

Моннан тыш, Авдонина хәбәр иткәнчә, урамдагы аттракционнарны ачарга тәкъдим итү күздә тотыла.

«Моннан ике атна элек өстәмә рәвештә яңа күрсәткеч кертелде. Ул шулай ук вазгыять динамикасын күрсәтә. Бу – моннан алдагы ике атнага карата соңгы атнадагы уртача үсеш темпы. Әлеге күрсәткеч икедән артып китмәскә тиеш. Бүгенге көндә ул 0,7не тәшкил итә», - дип искәртте Татарстанның баш санитар табибы урынбасары.

«Шунлыктан без бүгенге көндәге вазгыятьтән чыгып эш итәргә кирәк дип саныйбыз. Бу – хастаханәләрдәге буш урыннар өлеше дә (52,8 процент), халык арасында тест үткәрүнең яхшы дәрәҗәсе дә (136 процент). Ягъни без ике күрсәткечкә ирешкәнбез», - дип өстәде Любовь Авдонина.

Чикләүләрне гамәлдән чыгаруның өченче этабына күчү өчен яңа төрдәге Covid-19 коронавирусының таралу коэффициенты 0,5 булырга тиеш. Хәзерге вакытта Татарстанда әлеге күрсәткеч 0,9га тигез.
Категория: Новости на татарском | Просмотров: 7792 | Добавил: news | Рейтинг: 0.0/0
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2024 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.