RSS канал
Вторник, 22.09.2020, 12:47
Главная » 2020 » Август » 31 » Сәламәтлек саклау министрлыгында баланы мәктәпкә әзерләү буенча киңәшләр бирделәр
Сәламәтлек саклау министрлыгында баланы мәктәпкә әзерләү буенча киңәшләр бирделәр
Сәламәтлек саклау министрлыгында баланы мәктәпкә әзерләү буенча киңәшләр бирделәр
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә 1 сентябрь алдыннан киңәшләр бирделәр. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Яңа уку елы алдыннан күп кенә ата-аналар Россия мәктәпләрендә укулар гадәттәгечә башланачагы турындагы хәбәрне ишетеп сөенде. Әмма яңа төрдәге COVID-19 коронавирус инфекциясе йоктыру куркынычы саклануын онытырга ярамый. Нәкъ менә шунлыктан ата-аналар баланы мәктәпкә әзерләүгә зур игътибар белән карарга тиеш», - диелә хәбәрдә.

Балага коронавирусның куркыныч булуы, шулай ук кисәтү чараларын күрүнең мөһимлеге турында яхшылап аңлатырга кирәк, дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

Моннан тыш, кисәтү чараларын (битлек һәм перчатка кию, кулларны юу, социаль дистанция саклау) төгәл үтәүне үз мисалыңда күрсәтү зарур.
Категория: Новости на татарском | Просмотров: 373 | Добавил: news | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
avatar
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2020 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.