RSS канал
Пятница, 29.03.2024, 12:05
Телеграм Бугульма
Главная » 2020 » Март » 25 » Саклану чаралары – беренче планда.
Саклану чаралары – беренче планда.
25.03.2020bugulma-tat.ru
Саклану чаралары – беренче планда.
Бөгелмә балалар бакчалары гадәти режимда эшләвен дәвам итә. Коронавирус йогышлы чирен профилактикалау максатыннан, биналарда көн саен “иртәнге фильтр” оештырылды.

Ул баланың температурасын тикшерүне, шулай ук тән тиресендә тимгелләр яки башка үзгәрешләр юкмы икәнен карауны үз эченә ала.

Учреждение хезмәткәрләре бүлмәләрдә көненә ике тапкыр дезинфекция үткәрәләр: өстәлләр, шкафлар һәм башка җиһазларны җентекләп сөртәләр.

28 нче “Әкият” балалар бакчасы мөдире Лена Ильина сөйли:

– Безнең балалар бакчасында 282 бала тәрбияләнә. Бүгенге көндә аларның 40 проценты балалар бакчасына йөрми – ата-аналары белән бергә өйдә торалар, чөнки күп кенә предприятиеләр дистанцион эш режимына күчкәннәр. Балалар бакчасы гадәти режимда эшли, барлык профилактик чаралар үткәрелә – көн саен һавада йөрергә чыгабыз, тәрбияләнүчеләр һәм хезмәткәрләр термометриясе оештырылды, балаларны иртәнге карау үткәрелә. Көнгә ике тапкыр барлык бина-бүлмәләр дезинфекцияләнә, дымлы чүпрәк белән җыештырыла.

Балаларның ата-аналарына РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Роспотребнадзор Идарәсе тарафыннан эшләнгән тәкъдимнәрне көн саен исләренә төшереп торабыз.
Категория: Новости на татарском | Просмотров: 7883 | Добавил: news | Рейтинг: 0.0/0
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2024 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.