RSS канал
Пятница, 29.03.2024, 04:53
Телеграм Бугульма
Главная » 2020 » Июнь » 13 » Салават Фәтхетдинов «Татарстан алдындагы хезмәтләре өчен» ордены белән бүләкләнде.
Салават Фәтхетдинов «Татарстан алдындагы хезмәтләре өчен» ордены белән бүләкләнде.
Салават Фәтхетдинов «Татарстан алдындагы хезмәтләре өчен» ордены белән бүләкләнде.
Җырчы, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, «Салават» яшьләр үзәгенең сәнгать җитәкчесе Салават Фәтхетдинов «Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен» ордены белән бүләкләнде. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов теге яки бу өлкәдә зур уңышларга ирешкән татарстанлыларга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә 12 июнь – Россия көне уңаеннан үткәрелде.

«Без сезнең барыгыз белән дә горурланабыз, - диде Рөстәм Миңнеханов тантанада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. - Барыгызны да лаеклы бүләкләрегез белән котлыйм, туган республикабыз һәм Россия Федерациясе үсешенә керткән өлешегез өчен рәхмәт әйтәм, ныклы сәламәтлек, хезмәттә яңа казанышлар һәм иҗади уңышлар, иминлек һәм бәхет телим. Әлеге бүләкләр алдагы эшегез өчен җитди этәргеч булачагына ышанам».

Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләренә барлыгы 19 татарстанлы лаек булды.
Категория: Новости на татарском | Просмотров: 7708 | Добавил: news | Рейтинг: 0.0/0
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2024 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.