RSS канал
Четверг, 25.04.2024, 22:10
Телеграм Бугульма
Главная » 2020 » Ноябрь » 6 » Синоптиклар Татарстанда юлларда бозлавык барлыкка килү ихтималы турында кисәтә.
Синоптиклар Татарстанда юлларда бозлавык барлыкка килү ихтималы турында кисәтә.
Синоптиклар Татарстанда юлларда бозлавык барлыкка килү ихтималы турында кисәтә.
Татарстанда урыны белән кар һәм яңгырлар көтелә. Республиканың Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте юлларда бозлавык хасил булырга мөмкин, дип кисәтә.

7 ноябрьдә төньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк, төнлә һава температурасы +3..-1, көндез +5 градустан артмас дип фаразлана. Якшәмбе,
8 ноябрьдә, атмосфера фронты дымлы һава алып киләчәк. Вакыт-вакыт кар һәм яңгырлар явуы көтелә, көчәйгәндә җилнең тизлеге 15-18 метрга җитәчәк. Төнлә термометр баганасы +3..-2 , көндез +2..+7 градус күрсәтәчәк.
Юлларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин. Синоптиклар фаразынча, киләсе атна башында,
9 ноябрьдә, явым-төшемнәр көтелми, температура акрынлап төшәчәк. Төнлә 0..-5 булыр, көндез +2..- 1 градус күрсәтер дип фаразлана.
10 ноябрьдә бераз кар яварга, температура төнлә дә, көндез дә 0..-5 градус тәшкил итәргә мөмкин.
Категория: Новости на татарском | Просмотров: 7747 | Добавил: news | Рейтинг: 0.0/0
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2024 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.