Синоптиклар татарстанлыларны көчле җил исәчәге һәм яңгыр явачагы хакында кисәтте.
09.08.2020https://tatar-inform.tatar
Татарстанда яңа атна яңгырлар һәм көчле җил белән башланып китәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Көн болытлы булачак, төньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге көчәйгәндә секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
«Көнчыгыш районнарда урыны белән бераз яңгыр явуы ихтимал», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.
Төнлә һава температурасы +8..+13 градус тәшкил итәчәк, көндез исә термометрның терекөмеш баганасы +18..+23 градуска кадәр күтәреләчәк.