Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясенең 40 яңа очрагы теркәлгән.
26.06.2020tatar-inform.tatar

Татарстан Республикасында тәүлек эчендә Covid-19 инфекциясе белән зарарлануның 40 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта онлайн-брифингта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«Бүгенге көндә Татарстанда 40 яңа Covid-19 очрагы теркәлде – аның берсе читтән кертелгән, 39ы — контактлы», - диде Галимова.
Авыручыларның күбесе Казанда ачыкланган — 19 кеше һәм Чаллыда 9 очрак. 18 кеше хастаханәгә урнаштырылды, ә 22се өйдә дәвалана.
Чир йоктыручыларның иң күбе 30дан 50 яшькә һәм 50дән 60 яшькә кадәр булган төркемнәрдә – аларда инфекцияле унар кеше булган. 60тан 70 яшькә кадәргеләр төркемендә 8 кеше, 70тән 80 яшькә кадәр 7 кеше чир йоктырган. 18дән 30га кадәр булган татарстанлылар арасында нибары өч зарарлану очрагы бар, ә 80дән 90 яшькә кадәрге кешеләр арасында ике кеше ачыкланган.
Covid-19 инфекциясен ачыклау чорында Татарстанда коронавирус белән авыручы 4390 кеше теркәлгән, алардан 3215 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 52се — узган тәүлектә. 1161 кеше дәвалана. Коронавирустан 14 кеше үлгән.

- Хоккей
- Испания - Чемпионы Европы
- Фейерверк огня и света венчает лето
- Молодым везде у нас дорога
- Чтоб люди не гибли
- Бугульминцы открыли в Астрахани первый Сабантуй
- Капремонт - это праздник двора
- Всегда рады
- Руководителя паспортно-визовой службы Бугульмы обвиняют в помощи наркодилеру из Киргизии
- На службу в армию