RSS канал
Пятница, 26.04.2024, 12:31
Телеграм Бугульма
Главная » 2020 » Январь » 15 » Төтенсез тәмәке: кемгә файда?
Төтенсез тәмәке: кемгә файда?
15.01.2020bugulma-tat.ru
Төтенсез тәмәке: кемгә файда?
Күптән кирәк иде инде. Гадәти тәмәкеләрне витриналарда күрсәтеп куюны һәм  үсмерләргә сатуны туктатуга, “шома базар” әһелләре, законда үзләренә мөмкинлекләр табып, составында зарарлы матдәләр булса да, аны кибетләргә куеп сатуның төрле әмәлләрен табып, җайлашып, акча эшләү юлларын таптылар. Телевизордан бу хакта сөйләгәндә, әлеге тема үзенә кагылмаган кешеләргә, кайдадыр читтәге матавыклар кебек тоелгандыр бәлки. Ә бит болар барысы да безнең янәшәдә, без кереп йөри торган кибетләрдә эшләнде. 

Әле күптән түгел, декабрь ахырына якынлашкан көннәрнең берсендә, Бөгелмә эчке эшләр бүлегенә үзәк район хастаханәсендә синтетик никотин белән агуланган 17 яшьлек үсмер ятуын хәбәр итәләр. “Ашыгыч ярдәм” машинасы хастаханәгә аны өеннән алып килгән. Эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренә караганда, яшүсмер егет нәкъ менә шул “снюс” дип йөртелгән продукт кулланудан агуланган. Медицина хезмәткәрләре ярдәме белән ул тиз арада аякка баскан, инде хәзер укуын дәвам иттерә. Ә бит хәлләрнең аеруча катлаулланып китүе дә бик ихтимал иде, ди белгечләр. Яшүсмер белән хокук сакчылары җитди профилактик әңгәмә уздырганнар. Төтенсез тәмәкенең сәламәтлеккә нинди зыян салуы турында егет үзе дә аңлагандыр дип ышанасы килә. Полицейскийлар андый продукцияләр куллануның бик тә куркыныч булуы турында кисәтәләр.  
Категория: Новости на татарском | Просмотров: 981 | Добавил: news | Рейтинг: 0.0/0
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2024 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.