Табиб үзеңне коронавируска тикшерүнең дөрес алымнарын атады.
26.10.2020https://tatar-inform.tatar

Россиялеләр үзләрен коронавируска берьюлы берничә алым ярдәмендә тикшерә ала. Инфекционист һәм вакцинолог, «Лидер-Медицина» медицина үзәгенең баш табибы Евгений Тимаков Sputnik радиосына биргән интервьюсында тестларның кайсын сайларга икәнлеге хакында сөйләде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Үзеңне коронавируска тикшерүнең өч алымы (ПЦР мазогы һәм антитәнчекләрнең ике төрен билгели торган тестлар) бар. Боларның барысы да яхшы һәм нәтиҗәле, әмма аларның нәрсә өчен эшләнүен аңларга һәм дөрес вакытта файдаланырга кирәк, диде табиб-инфекционист һәм вакцинолог Евгений Тимаков.
Аның сүзләренчә, ПЦР тест үткәргәндә ике төрле алым (йоткылык өсте, яки йоткылыкның авыздагы өлеше аша) кулланыла. Һәм әлеге ике тестның нәтиҗәләре бер-берсеннән аерылырга мөмкин.
«Мазокны шуларның икесеннән дә алып, бер пробиркада катнаштырсаң, тест нәтиҗәсе тагын да дөресрәк була», - диде Евгений Тимаков Sputnik радиосына биргән интервьюсында.
ПЦР тестын авырый башлаганнан алып беренче 14 көндә тапшырырга, шуннан соң организмны антитәнчекләргә тикшертергә кирәк.
«Антитәнчекләргә шунда ук кан тапшыруның бернинди мәгънәсе дә, файдасы да юк. Антитәнчекләр авырый башлагач 7-10 көн эчендә формалаша. ПЦР тестны да авырганнан соң тапшырырга кирәк. Бу очракта ПЦР кешенең терелгәнме-юкмы, вирус таратамы-юкмы икәнен ачыклау өчен кирәк. Әгәр вирус актив рәвештә таралмый икән, әлеге кешедән авыру йоктыру куркынычы юк», - дип сүзен йомгаклады табиб.

- Россия vs Нидерланды
- "Здравствуй, дитя мое"
- На капремонте жилья - работа без выходных
- Торговый советник
- С Днём Победы!
- Их сердце отдано детям
- Бугульминскому району следует включать свой потенциал
- Сколько стоит бензин?
- Бугульминки завоевали «золото» и «бронзу» России и Европы
- Автоинспекторы Бугульмы отчитались о своей работе