RSS канал
Четверг, 28.03.2024, 14:49
Телеграм Бугульма
Главная » 2019 » Ноябрь » 7 » Татарстан Эчке эшләр министрлыгында торак сатып алу яки төзү өчен бер тапкыр бирелә торган социаль түләүләр тапшырылды
Татарстан Эчке эшләр министрлыгында торак сатып алу яки төзү өчен бер тапкыр бирелә торган социаль түләүләр тапшырылды
07.11.2019bugulma-tat.ru
Татарстан Эчке эшләр министрлыгында торак сатып алу яки төзү өчен бер тапкыр бирелә торган социаль түләүләр тапшырылды
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры полиция генерал-лейтенанты Артем Хохорин ведомство хезмәткәрләренә торак сатып алу яки төзү өчен бер тапкыр бирелә торган социаль түләүләр тапшырды.
Тантаналы чара видеоконференция режимында узды.

ТР буенча 58 түләү иясе арасында Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлеге хезмәткәрләре дә бар: кизү часте сменасы начальнигы полиция майоры Вячеслав Иванович Козиков, полиция ЭКО майоры Сергей Георгиевич Морозов , полиция ЭКО майоры Юлия Владимировна Александрова, һәм пенсионерлар: отставкадагы полиция майоры Сергей Владимирович Сентяев, отставкадагы полиция прапорщигы Александр Александрович Бакимов, отставкадагы милиция өлкән сержанты Владимир Викторович Горбунов.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлегенең актлар залында тантаналы шартларда полиция подполковнигы Илдар Шакиров хезмәткәрләргә исемле сертификатлар тапшырды һәм сертификатлар ярдәмендә сатып алынган һәр яңа йортта җылылык, игелек һәм уңайлык хөкем сөрүен теләде.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлеге матбугат хезмәте
Категория: Новости на татарском | Просмотров: 925 | Добавил: news | Рейтинг: 0.0/0
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2024 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.