Татарстан мөфтие: Пандемия дә, Хажга баралмыйча калу да - Аллаһтан .
31.07.2020https://tatar-inform.tatar

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин бүген Казанның Галиев мәчетендә Корбан гаете уңаеннан уздырган вәгазендә быелгы хаҗиларның пандемия шартларында хаҗ сәфәрен үтәүләрен искәртте һәм ниятләп тә хаҗга бара алмый калган дин кардәшләренең ниятләрен Аллаһы Тәгалә тарафыннан кабул ителүен теләде.
«Корбан бәйрәме безгә хаҗ гыйбадәтенең тәмамлануы турында хәбәр итә. Хаҗ тәмам, әмма, кызганычка каршы, быел хаҗиләр арасында ватандашларыбыз юк. Пандемия сәбәпле бу мәртәбәле гыйбадәтне кылырга бик аз кардәшләргә генә насыйп булды. Аллаһы Тәгалә Үзенең киң рәхмәте белән шушы бәхетле бәндәләрнең хаҗларын кабул итсен», — дип сөйләде мөфти.
Камил хәзрәт Сәмигуллин хаҗга бөтен җаны-тәне белән барырга ашкынып торган, ләкин пандемия сәбәпле баралмыйча калган дин кардәшләребезнең ниятләрен кабул ителүен теләде.
«Барысы да Аллаһ насыйбы белән генә тормышка аша. Пандемия дә, хаҗга баралмыйча калу да — Аллаһтан. Раббыбыз безгә җибәргән сынаулардан да, нигъмәтләрдән дә канәгать булырга, шөкер кылып, сабыр итеп яши белергә кирәк», — диде Сәмигуллин.
Мөфти Татарстан мөселманнарының пандемия сынавын намус белән кичерүен өстәп әйтте.

- Зайцу-беляку у нас привольно
- Пособие выплачено
- "Папа в паутине, или Слишком женатый таксист-2"
- Фестиваль русского романса "Две гитары зазвенев"
- Все под контролем
- Ярмаркой - по кризису
- Встречаем масленицу с хором Раифского монастыря!
- Полевые ромашки для юбиляров
- Последний звонок прозвенел в Бугульминской детской школе искусств
- Слово – копейка, молчание – 200 рублей.