RSS канал
Среда, 24.04.2024, 02:37
Телеграм Бугульма
Главная » 2020 » Сентябрь » 3 » Татарстан мәктәп укучыларын кайнар аш белән тәэмин итү буенча лидерлар рәтенә керә.
Татарстан мәктәп укучыларын кайнар аш белән тәэмин итү буенча лидерлар рәтенә керә.
Татарстан мәктәп укучыларын кайнар аш белән тәэмин итү буенча лидерлар рәтенә керә.
Татарстан мәктәп укучыларын кайнар аш белән тәэмин итү буенча Россия төбәкләре арасында лидерлар арасына керә. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова республика Министрлар Кабинетында узган брифингта шулай дип белдерде.

«Рөстәм Миңнеханов карары белән Татарстан Республикасында этаплап күчеш булмаячак. 2020 елның 1 сентябреннән барлык мәктәпләр дә түбән сыйныф укучыларын бушлай кайнар аш белән тәэмин итү системасы буенча эшли башлады. Бу җәһәттән республика - 1 сентябрьдән барлык муниципалитетларда да мәктәпләрне шундый системага күчергән РФ субъектлары арасында лидерлар рәтендә», - диде Галимова.

Татарстанда 1404 мәктәп эшли, аларда 452 мең бала белем ала. Шуларның яртысы диярлек (башлангыч сыйныфларда укучы 209 меңнән артык бала) кайнар ризык белән тәэмин ителде инде.

12 көнгә әзерләнгән менюга яшелчә, сыер һәм тавык итеннән әзерләнгән төп ризыклар, гарнирлар керә, балаларга атнага берничә тапкыр җиләк-җимеш бирәләр.

Россия Президенты карары нигезендә, төбәкләрнең I-IV сыйныфларда укучыларны бушлай кайнар аш белән тәэмин итү өчен быелның 1 сентябреннән 2023 елның 1 сентябренә кадәр вакыты бар.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 1 сентябрьдә Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаментында булып, быел Казан укучыларына нәрсә ашатачакларын тикшерде.
Категория: Новости на татарском | Просмотров: 6760 | Добавил: news | Рейтинг: 0.0/0
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2024 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.