RSS канал
Воскресенье, 05.05.2024, 01:46
Телеграм Бугульма
Главная » 2020 » Декабрь » 4 » Татарстан мәктәпләрендә кышкы каникулны озайтырга җыенмыйлар.
Татарстан мәктәпләрендә кышкы каникулны озайтырга җыенмыйлар.
Татарстан мәктәпләрендә кышкы каникулны озайтырга җыенмыйлар.
Татарстан мәктәпләрендә кышкы каникулны озайту мөмкинлеген карамыйлар. Бу турыда Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсенең матбугат сәркатибе Миләүшә Җамалиева әйтте.

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте вәкиле сүзләренчә, мәктәп яны лагерьларын оештыруга карата таләпләр көз айларында ничек булса, шулай ук кала. Ул «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Бүгенге көндә мәктәпләрдәге вазгыять тотрыклы һәм даими контрольдә. Дәресләр гадәти режимда, мәктәптә үтә. Хәзерге вакытта каникулны озайту турындагы мәсьәлә көн тәртибендә тормый», — дип искәртте спикер.

Роспотребнадзор вәкиле бүгенге көндә республикада ОРВИ билгеләре күзәтелү сәбәпле 19 сыйныфның дистанцион режимга күчерелүен билгеләп үтте. Шул ук вакытта, тулысынча карантинга ябылган мәктәпләр юк.
Категория: Новости на татарском | Просмотров: 7981 | Добавил: news | Рейтинг: 0.0/0
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2024 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.