RSS канал
Вторник, 23.04.2024, 11:11
Телеграм Бугульма
Главная » 2020 » Сентябрь » 9 » Татарстан районнары бөртеклеләрне җыюны төгәлли.
Татарстан районнары бөртеклеләрне җыюны төгәлли.
Татарстан районнары бөртеклеләрне җыюны төгәлли.
Татарстанда бөртекле культураларны урып-җыю тәмамлана - тулаем алганда, республика буенча 99 процент мәйданнан бөртеклеләр җыеп алынган. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстанның Апас, Зәй, Мөслим, Саба, Сарман, Тәтеш, Чистай, Буа, Минзәлә, Яңа Чишмә, Нурлат, Балтач, Кайбыч һәм Әтнә районнары игенчеләре урып-җыюны төгәлләде.

«Алексеевск, Азнакай, Спас, Чирмешән, Биектау, Баулы, Теләче, Түбән Кама, Алабуга, Кама Тамагы, Ютазы һәм Югары Ослан районнары - финиш сызыгында», - диелә хәбәрдә.

Республикада 1,4 млн гектардан артык мәйданда ашлык суктырылган, 5,2 млн тоннадан артык ашлык җыеп алынган, уртача уңыш бер гектардан 35,4 центнер чыга.
Категория: Новости на татарском | Просмотров: 7751 | Добавил: news | Рейтинг: 0.0/0
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2024 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.