RSS канал
Суббота, 27.04.2024, 04:20
Телеграм Бугульма
Главная » 2020 » Май » 13 » Татарстан табиблары узган тәүлектә Covid-19 белән авыруның 87 очрагын ачыклаган.
Татарстан табиблары узган тәүлектә Covid-19 белән авыруның 87 очрагын ачыклаган.
13.05.2020tatar-inform.ru
Татарстан табиблары узган тәүлектә Covid-19 белән авыруның 87 очрагын ачыклаган.
Татарстанда узган тәүлектә Covid-19 коронавирусы белән авыруның 87 яңа очрагы расланды. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«31 кеше хастаханәгә озатылды, 56 кеше өйләрендә дәвалана», — диде Лилия Галимова.

Агентлык әңгәмәдәше сүзләренчә, пациентлар арасыннан 84 кеше республика территориясендә авыручылар белән элемтәдә булган.

Авыручыларның күбесе - Казанда, биредә 43 кешенең коронавирус белән авыруы ачыкланган. Икенче урында — Апас районы (20 очрак), өченче урында — Яшел Үзән районы (5 очрак).

Яңа коронавирус диагнозы куела башлаганнан алып, 1919 татарстанлы авырган. 740 кешесе дәваланып терелгән, шул исәптән соңгы тәүлектә 100 кеше хастаханәдән чыккан. 
Категория: Новости на татарском | Просмотров: 7921 | Добавил: news | Рейтинг: 0.0/0
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2024 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.