Татарстан табиблары узган тәүлектә Covid-19 йоктыруның 50 яңа очрагын ачыклады.
05.06.2020tatar-inform.ru
Татарстанда узган тәүлектә илле кешенең Covid-19 йоктырганы ачыкланган. Алар арасында читтән кергән очраклар юк. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«15 кеше хастаханәгә озатылган, 35 кеше өйләрендә дәвалана», — диде Лилия Галимова.
Иң күп авыручылар 30-50 яшь аралыгында (16 кеше), 13 кеше 50 яшьтән 60 яшь кадәрге төркемгә керә.
Казанда коронавирус белән авыручы 32 кеше, Түбән Камада 4 кеше Яшел Үзәндә 3 кеше теркәлгән.
Татарстанда пандемия башланганнан бирле коронавирусның 3452 очрагы теркәлгән, аларның күп өлеше дәваланып терелгән.