RSS канал
Четверг, 03.12.2020, 23:39
Главная » 2020 » Октябрь » 3 » Татарстанда бәрәңге, чөгендер һәм сезонлы яшелчәләрне җыю дәвам итә.
Татарстанда бәрәңге, чөгендер һәм сезонлы яшелчәләрне җыю дәвам итә.
Татарстанда бәрәңге, чөгендер һәм сезонлы яшелчәләрне җыю дәвам итә.
Татарстанда бәрәңге, шикәр чөгендере, сезонлы яшелчәләр һәм майлы культуралар җыю дәвам итә. Төбәкнең Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан вице-премьеры — Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров шул хакта сөйләде. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Барлык муниципалитетлар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Аерым алганда, Татарстанда 1,4 мең гектар сезонлы яшелчә җыеп алынган, ягъни алар биләгән мәйданның 58 проценты. 33,8 мең тонна уңыш җыеп алынган, уртача уңыш бер гектардан 277 центнер чыккан.

Бәрәңге 3,6 мең гектардан, ягъни гомуми мәйданның 87 процентыннан җыелган. 98 мең тонна бәрәңге казып алынган, бер гектардан 278 центнер уңыш чыккан, диде докладчы.

Җәббаров сүзләренчә, республикада шикәр чөгендере 32 мең гектарга якын мәйданнан җыелган, бу ул биләгән мәйданның 65 процентын тәшкил итә. 1 млн 420 мең тонна татлы тамыр җыелган инде, уртача уңыш — 442 ц/га. Бу культураның уңышы буенча Тәтеш, Зәй, Сарман, Түбән Кама, Чүпрәле, Минзәлә, Тукай, Буа һәм Апас районнары алда бара.

Заводларга 688,8 мең тонна шикәр чөгендере китерелгән, алар тәүлегенә 14 мең тонна эшкәртә. 72,9 мең тонна шикәр комы җитештерелгән, 488,1 мең тонна татлы тамыр эшкәртелде, диде министр.

Майлы культуралар рапс һәм көнбагышны җыю да дәвам итә. Рапс 148 мең тонна суктырылган, уңыш — 14 ц/га. Көнбагыш 38 мең гектар мәйданда җыелган, гектардан 17 центнер уңыш булганда, 65 мең тонна көнбагыш җыеп алынган, диде Марат Җәббаров.
Категория: Новости на татарском | Просмотров: 519 | Добавил: news | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
avatar
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2020 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.