RSS канал
Суббота, 27.04.2024, 07:52
Телеграм Бугульма
Главная » 2020 » Август » 28 » Татарстанда дүртенче миллион тонна яңа уңыш ашлыгы җыелган.
Татарстанда дүртенче миллион тонна яңа уңыш ашлыгы җыелган.
Татарстанда дүртенче миллион тонна яңа уңыш ашлыгы җыелган.
үгенге көнгә Татарстанда игеннәр 1 миллион гектардан артык мәйданда суктырылган, ягъни планның 74 проценты үтәлгән. Бу турыда Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бер гектардан уртача уңдырышлылык 37,4 центнер тәшкил итә. Җыелган ашлык күләме һәм уңдырышлылык буенча Буа, Тәтеш, Сарман һәм Зәй районнары алда бара.

Кайбер авыл хуҗалыгы предприятиеләре урып-җыюны төгәлләде. Мәсәлән, Чүпрәле районының «Чынлы» ҖЧҖ, аларда бер гектардан уртача уңдырышлылык - 60 ц/га, Актаныш районының "Н.Баян ис." ҖЧҖ, уңдырышлылык - 44,2 ц/га, Әлки районының "Хузангай" ҖЧҖ урып-җыюны 40,6 ц/га уңыш белән тәмамлады.

Хәзер киләсе ел уңышына нигез салу – көзге культуралар чәчү өчен бик мөһим чор. Татарстанның барлык районнары да чәчүгә керештеләр. Тукай, Арча һәм Чирмешән районнарында 70 проценттан артык чәчелгән. 2021 ел уңышы өчен барлыгы 540 мең гектарга якын мәйданда көзге культуралар чәчү планлаштырыла, диелә бу хәбәрдә.
Категория: Новости на татарском | Просмотров: 7998 | Добавил: news | Рейтинг: 0.0/0
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2024 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.