RSS канал
Суббота, 20.04.2024, 13:58
Телеграм Бугульма
Главная » 2020 » Август » 6 » Татарстанда иң яхшы комбайнчыларга йөзәр мең сумлык бүләк бирәчәкләр.
Татарстанда иң яхшы комбайнчыларга йөзәр мең сумлык бүләк бирәчәкләр.
Татарстанда иң яхшы комбайнчыларга йөзәр мең сумлык бүләк бирәчәкләр.
Татарстанда иң яхшы комбайнчыларны бүләкләү өчен 100әр мең сумлык 200 грант каралды. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров әйткән. Министрлыкның рәсми сайтында шул хакта язылган.

Быел барлыгы 1,5 млн гектар мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыеп алырга кирәк булачак.

Урып-җыю конвейерының барлык участокларында да югары хезмәт җитештерүчәнлеге күп очракта хезмәткәрләрне кызыксындыру ысулларын уңышлы куллануга бәйле.

«Быел, узган еллардагы кебек үк, „Татарстан Республикасы Президенты“ грантына комбайнчыларның республика конкурсы узачак, 100әр мең сумлык 200 премия булачак», диелә бу хәбәрдә.
Категория: Новости на татарском | Просмотров: 6587 | Добавил: news | Рейтинг: 0.0/0
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2024 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.