RSS канал
Пятница, 29.03.2024, 11:09
Телеграм Бугульма
Главная » 2020 » Октябрь » 24 » Татарстанда иң яхшы ун билингваль балалар бакчасы исемлеге билгеле.
Татарстанда иң яхшы ун билингваль балалар бакчасы исемлеге билгеле.
Татарстанда иң яхшы ун билингваль балалар бакчасы исемлеге билгеле.
Татарстанда «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантын алуга конкурста җиңүчеләр билгеләнде. Конкурска барлыгы 44 балалар бакчасыннан гариза кабул ителде. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга билингваль белем бирү эшчәнлеген оештыру алымнарының системалылыгы, эшчәнлекнең ресурс белән тәэмин ителеше, белем бирү оешмасының әлеге юнәлеш буенча тәкъдим ителгән эш формаларының төрлелеге һәм оригинальлеге, балаларны дәүләт телләренә өйрәтү методикасы һәм технологияләре бәяләнде.

500 мең сумлык грант алу өчен бәйгедә 10 иң яхшы балалар бакчасы җиңде:

Мөслим районының «Кояшкай» балалар бакчасы;
Кукмара шәһәренең 8нче номерлы «Гөрләвек» балалар бакчасы;
Арча шәһәренең 11нче номерлы балалар бакчасы;
Казан шәһәре Вахитов районының 136нчы номерлы балалар бакчасы;
Казан шәһәре Совет районының 67нче номерлы балалар бакчасы;
Чистай шәһәренең  5нче номерлы «Ал чәчәк» балалар бакчасы;
Казан шәһәре Авиатөзелеш районының 72нче номерлы балалар бакчасы;
Ютазы районының шәһәр тибындагы Урыссу бистәсенең 2нче номерлы балалар бакчасы;
Лениногорск районының 7нче номерлы балалар бакчасы;
Алексеевск шәһәренең 6нчы номерлы «Бал Корты» балалар бакчасы.
Категория: Новости на татарском | Просмотров: 7727 | Добавил: news | Рейтинг: 0.0/0
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2024 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.