RSS канал
Воскресенье, 09.08.2020, 11:17
Главная » 2020 » Июль » 26 » Татарстанда яңа Covid-19 инфекциясенең 32 очрагы ачыкланган.
Татарстанда яңа Covid-19 инфекциясенең 32 очрагы ачыкланган.
Татарстанда яңа Covid-19 инфекциясенең 32 очрагы ачыкланган.
Татарстан Республикасында тәүлек эчендә тагын 32 коронавирус инфекциясе очрагы теркәлгән. Аларның 30ы - элемтә юлы белән йоктырылган, икесе читтән кертелгән. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Тугыз кеше хастаханәгә салынды, 23 кеше өйдә дәвалана», — диде ул.

  Зарарланган кешеләрнең күбесе 30дан 50 яшькә кадәрге төркемнәрдә ачыкланган — алар тугызау, 60тан 70кә кадәргеләр арасында алты кеше инфекция йоктырган.

Элеккеге кебек үк, Covid-19 инфекциясеннән иң күп очрак Казанда теркәлгән — 12 кеше, икенче урында - Яңа Чишмә районы, анда дүрт кешедә авыру барлыгы ачыкланган.

Бүгенге көндә республикада коронавирус инфекциясен йоктырган кешеләр саны 5436, шулардан 4294 кеше терелгән.
Категория: Новости на татарском | Просмотров: 327 | Добавил: news | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
avatar
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2020 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.