RSS канал
Пятница, 19.04.2024, 13:12
Телеграм Бугульма
Главная » 2020 » Сентябрь » 11 » Татарстанда яңа коронавирус инфекциясеннән тагын бер үлем очрагы теркәлде.
Татарстанда яңа коронавирус инфекциясеннән тагын бер үлем очрагы теркәлде.
Татарстанда яңа коронавирус инфекциясеннән тагын бер үлем очрагы теркәлде.
Татарстанда яңа коронавирус инфекциясеннән тагын бер үлем очрагы теркәлде. Нәтиҗәдә, республикада әлеге чирдән вафат булган кешеләр саны 68гә җитте. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ике яклы полисегментар пневмония диагнозы куелган 1932 елгы хатын-кызны Әлмәт Үзәк районы хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлегенә китергәннәр. Йөрәк-кан тамырлары авырулары көчәю аркасында пациентның хәле тагын да начарайган. Ул вафат булганнан соң патологоанатомик экспертиза вирусның булуын раслаган.

«Мәрхүмнең туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз», - дип искәрттеләр Сәламәтлек саклау министрлыгында.

«Татар-информ» агентлыгы республикада узган тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 26 яңа очрагы ачыклануы хакында хәбәр иткән иде.
Категория: Новости на татарском | Просмотров: 7845 | Добавил: news | Рейтинг: 0.0/0
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2024 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.