RSS канал
Суббота, 20.04.2024, 03:26
Телеграм Бугульма
Главная » 2020 » Сентябрь » 8 » Татарстанда ятим һәм мөмкинлекләре чикләнгән балаларга пособиеләр артачак.
Татарстанда ятим һәм мөмкинлекләре чикләнгән балаларга пособиеләр артачак.
Татарстанда ятим һәм мөмкинлекләре чикләнгән балаларга пособиеләр артачак.
2021 елда Татарстанда ятим һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен пособиеләр артачак. ТР Премьер-министры Алексей Песошин республика Хөкүмәтенең тиешле карарын имзалады.

Бер тапкыр бирелә торган түләү 814 сумга кадәр артачак. Уку әсбаплары сатып алуга пособие 2 мең 908 сум тәшкил итәчәк. Киләсе елның 1 сентябренә кадәр стипендия 966 сумга кадәр, ә аннан соң — 1 меңгә кадәр булачак.

Төп гомуми белем бирү базасында квалификацияле эшчеләр, хезмәткәрләр әзерләү программалары буенча белем алучыларны тукландыру өчен түләү 7 мең 138 сумга кадәр арттырылган.

Квалификацияле эшчеләр, урта гомуми белем базасында хезмәткәрләр әзерләү, урта звено һәм белгечләр әзерләү, бакалавриат, магистратура программалары буенча укучыларга пособиеләр 8 мең 225 сумга кадәр артачак.
Категория: Новости на татарском | Просмотров: 6740 | Добавил: news | Рейтинг: 0.0/0
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2024 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.