RSS канал
Пятница, 26.04.2024, 17:55
Телеграм Бугульма
Главная » 2020 » Август » 17 » Татарстанда юл кырыена төшеп киткән «Мерседес» янып беткән.
Татарстанда юл кырыена төшеп киткән «Мерседес» янып беткән.
Татарстанда юл кырыена төшеп киткән «Мерседес» янып беткән.
Татарстанда «Мерседес» машинасы юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан. Машина юл кырыена төшеп киткән һәм аңа ут капкан. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Авария кичә көндез республиканың Лениногорск районында булган. Биредә 7нче модельле «Жигули» һәм «Мерседес Гелентваген» внедорожнигы бәрелешкән.

Немец автомобиле «Жигули» белән бәрелешү көченнән баганага килеп бәрелгән һәм кюветка төшеп киткән, әйләнеп капланган һәм аңа ут капкан.

Урынга 66нчы коткару отряды килеп, машинага капкан утны сүндергән, шуннан соң юлга аккан ягулыкны юганннар.

Һәлакәттә «Мерседес» тулысынча янып беткән. Зыян күрүчеләр юк.
Категория: Новости на татарском | Просмотров: 7871 | Добавил: news | Рейтинг: 0.0/0
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2024 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.